- тере
- с. 1. Үсемлек яки хайван рәвешендә бер организм булып яши торган; җан иясе булган, җанлы 2. Үлмәгән, исән (кеше яки хайван тур.) 3. Чын үзе булган, асыл хәлендәге (сирәк очрый торган кеше һ. б. тур.) тере язучы күргәнем юк 4. күч. Хәрәкәтчән, йөгерек 5. күч. Актив табигатьле, җитез, үткен, чая 6. күч. сөйл. Изелеп, пешеп җитмәгән (ярма һ. б. тур.) 7. күч. Аерым тәгъбирләр составында гына: күзгә ташланып торган, ярылып яткан, ап-ачык тере ятим, тере кайгы. ТЕРЕ КӨЧ (КӨЧЛӘР) – Хәрби техникадан аермалы буларак, сугышчылар, солдатлар (гаскәри состав тур.). ТЕРЕ КҮМЕР – Уты сүнеп бетмәгән, көйрәп яткан күмер, куз
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.